Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Казан» гаилә Үзәге янында узган бәйрәм концертына килүчеләрне сәламләде. Парламент җитәкчесе җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив тавыш биргән өчен республика халкына рәхмәт белдерде.
"Әлеге зур концерт белән без Татарстанда узган сайлау кампаниясенә йомгак ясыйбыз: бернинди тәртип бозулар булмады, тыныч үтте, халык сайлау участокларына теләп, рәхәтләнеп килде, - диде Фәрит Мөхәммәтшин, - бездә 3 миллионга якын сайлаучы бар, шуларның 17 меңе беренче тапкыр тавыш бирүчеләр. Кичке алтыга алынган мәгълүматлар буенча, республикада сайлаучыларның 63,3% тавыш биргән. Мин сезгә активлык өчен зур рәхмәт белдерәм». Дәүләт Советы Рәисе сайлау кампаниясендә катнашучыларга, күзәтүчеләргә һәм журналистларга аерым рәхмәт әйтте.
"Төбәк парламенты-халык тарафыннан турыдан-туры сайлана торган бердәнбер коллегиаль орган. Сез Татарстанның күп милләтле халкына хезмәт итәчәк депутатларны сайлагансыздыр дип уйлыйм», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Казан” гаилә үзәге янындагы бәйрәм дистәләгән мең казанлыны һәм башкала кунакларын җыйды. Монда чаралар 13:00 сәгатьтә эшли башлады, биредә көн дәвамында төрле тематик зоналар һәм мастер-класслар узды. Сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Ирке, Эльмира Кәлимуллина, Анастасия Макаровалар җырлады, «Волга-Волга»төркеме солистлары үзләренең популяр җырларын башкарды. Концертның хедлайнерлары Niletto һәм «Моя Мишель» һәм «Dabro» төркемнәре иде.
Традиция буенча Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгырады. Аны җыелган бар халык белән бергәләп башкардылар.
Исегезгә төшерәбез, 20.00 сәгатьтә Татарстанда җиденче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлауда тавыш бирү тәмамланды. Республикада 2760 сайлау участогы эшләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез