«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар узган төбәкләрдәге партия бүлекчәләре белән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне «Бердәм Россия» Рәисе, РФ Куркынычсызлык советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев уздырды, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы «Бердәм Россия»нең Татарстандагы төбәк бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән.
Татарстаннан киңәшмәдә шулай ук «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.
«Безнең күрсәткечләр бик яхшы. Көн дәвамында без Үзәк сайлау комиссиясеннән барысы да тыныч узды дигән мәгълүмат алдык. Кешеләр актив тавыш бирде. Татарстан Республикасы Рәисе дә сайлаучылардан югары хуплау алды. Әлегә саннарны әйтә алмыйм, әмма ышаныч бар, чөнки мин сайлау участокларында булганда үзем тавыш бирдем, күзәтүчеләр белән сөйләштем, татарстанлыларның Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге зур эшләр өчен тавыш бирүләрен күрдем. Бу дәвамчанлык һәм безнең партия вәкилләре өстендә булган җаваплылык турында да сөйли. Бу эшне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез