Фәрит Мөхәммәтшин: «Сезнең эшчәнлегегез турыдан-туры кешеләр язмышы белән бәйле»

Бүген Дәүләт Советында республиканың төрле районнарындагы суд участокларын тәкъдим итүче җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасы узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кулыннан хезмәт таныклыкларын 22 җәмәгать судьясы алды.

Парламент җитәкчесе  аларны җаваплы вазыйфага сайланулары белән котлады һәм җәмәгать судьяларының бөтен суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп ролен билгеләп үтте, шулай ук быел Татарстан җәмәгать юстициясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтүен искәртте. «Безнең көннәрдә җәмәгать юстициясе кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау системасын камилләштерүгә зур өлеш кертә, Россиядә барлык суд хакимиятенең абруен формалаштыруда төп роль уйный, – дип билгеләп үтте  Фәрит Мөхәммәтшин. – Җәмәгать судьялары тарафыннан, хакимиятнең бу тармагының халыкка иң якын вәкилләре буларак, эшләрнең абсолют күпчелеге каралуы очраклы түгел».

Хәзерге вакытта республикада 190 җәмәгать судьясы вәкаләтләрен гамәлгә ашыра, алар йөз меңнән артык җинаять, гражданлык һәм административ эшләрне карый. Агымдагы елның беренче яртыеллыгында гына да алар тарафыннан 357 меңнән артык материал каралган. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, гадел хөкемне сыйфатлы итеп алып бару өчен матди-техник һәм оештыру ягыннан тәэмин итү мөһим, алар заман таләпләренә җавап бирергә тиеш.

«Бу республика хакимияте органнары тарафыннан, шул исәптән юстицияне үстерү дәүләт программасы аша хәл ителә торган мөһим дәүләт бурычы, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Бу программа кысаларында җәмәгать судьялары эше өчен уңайлы шартлар тудыруга республика бюджетыннан ел саен 900 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә. Быел Арчада һәм Менделеевскида җәмәгать судлары биналарына капиталь ремонт ясалды. Ел ахырына кадәр Казанда һәм Алексеевск район үзәгендә капиталь ремонт тәмамланачак».

Суд эшләрен цифрлаштыру төп бурычларның берсе булып кала, дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. «Инде өч елга якын гражданнар һәм юридик затлар җәмәгать судьяларына электрон рәвештә мөрәҗәгать итә ала. Статистика мондый сервисның кирәклеген күрсәтте. Узган елның беренче яртыеллыгында бу форматта 64,5 мең гариза кергән булса, быелның беренче яртыеллыгында – 65 меңнән артык», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, җәмәгать судьяларына мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына сабырлык һәм һөнәри осталык теләде. «Кешеләрне яратырга һәм гадел булырга кирәк. Бу сезнең эшегезнең төп принциплары. Халыкка ярдәм итү, гамәлдәге законнарны һәм хокук куллану практикасын аңлату һәм шуның белән зур суд эшен булдырмау мөһим».

Чарада катнашучы республика Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов һәм ТР юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Татарстанда Суд департаменты идарәсе башлыгы урынбасары Гөлия Насыйбуллина да җәмәгать судьяларына һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләделәр.

«Җәмәгать судьясы таныклыгы – формаль документ кына түгел, ә зур ышаныч символы, – дип басым ясады Азат Гыйльметдинов. – Җәмәгать судьяларының роле бик мөһим. Сез кешеләргә иң якын торасыз һәм аларның көнүзәк, көндәлек проблемаларын хәл итәсез. Нәкъ менә сез республикабызның күп кенә халкы өчен гадел хөкем үрнәге булып торасыз».

Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин сүзләренә караганда, таныклыкларны тапшыруның Татарстан җәмәгать юстициясенең 25 еллыгы елында узуы символик мәгънәгә ия. «Чирек гасыр элек беренче җәмәгать судьялары билгеләнгән. Нәкъ менә шул вакыттан республиканың җәмәгать юстициясе барлыкка килү һәм формалашу хисабы башланган. Чирек гасыр эчендә җәмәгать юстициясе үзенең кирәклеген һәм нәтиҗәлелеген исбатлады дип ышанып әйтергә була», – дип ассызыклады министр.

Казанның Совет районы буенча 14 нче суд участогы җәмәгать судьясы Диана Нуреева хезмәттәшләре исеменнән аларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт әйтеп, җәмәгать судьялары хөкем эшен үз вакытында һәм гадел алып барачакларына ышандырды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре