Фәрит Мөхәммәтшин "Созвездие-Йолдызлык" җиңүчеләренә гран-при тапшырды

Кичә Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" 25 нче республика яшьләр фестиваленең гала-концерты булды.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән йомгаклау гала-концертында катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады һәм җиңүчеләргә гран-при тапшырды. "Вокал" номинациясендә кубокны Буадан Камил Вәлиев алды, ә "Хореография" номинациясендә – Әлмәттән "Кристалл" заманча бию студиясенә булды.

"Фестивальгә инде 25 ел, бу еллар дәвамында проект республика җитәкчелеге, мәктәпләр һәм педагогик коллективлар, шулай ук ата-аналар тарафыннан хуплана, - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин, залдагыларга мөрәҗәгать итеп. - мин бу чакыру өчен чиксез горурланам һәм рәхмәтлемен" .

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре