Бүген Югары Ослан районындагы «Свияжские холмы» тау чаңгысы комплексында тарихи техника фестивале ачылды. Быел ул 19нчы тапкыр үткәрелә. Фестивальдә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 300дән артык ретроавтомобиль һәм мотоцикл тәкъдим ителде.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, «АвтоРетроКлуб-21» президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Ул ретротехника хуҗалары белән аралашты һәм күргәзмәдәге автомобильләрне карады.
«Бу фестиваль — техникага хөрмәт, безнең автомобиль төзүчеләргә рәхмәт һәм тану билгесе», — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Фестивальдә Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Сарытау, Екатеринбург, Чиләбе, Уфа һәм башка шәһәрләрдән ретротехника сөючеләр катнаша.
Чара кысаларында ретроквест, Автосабантуй, ретробазар һәм машина йөртү осталыгы бәйгеләре узачак. Быел беренче тапкыр реставрация проектлары күргәзмәсе дә оештырылды.
XIX тарихи техника фестивале ике көн дәвам итәчәк һәм иртәгә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез