Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген участогына тормыш иптәше Луиза ханым белән бергә Казанның 116 нчы лицеенда урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.
“Кәефләр күтәренке, көн дә бик матур. Әти-әниләрдән килгән ныклы гадәт бар. Үзем дә,хатыным да гражданлык бурычыбызны аңлыйбыз, сайлауга бәйрәмгә барган кебек барабыз”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин,мөнәсәббәтен белдереп.
 Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, республикада сайлау алдыннан зур эш алып барылды. Барлык районнарда үткән очрашуларда кешеләрнең парламент формалашуның асылын аңлавын күрсәтте. “Халык Дәүләт Советы депутатларына сайлау оештыруның җаваплылык, гражданлык бурычы икәнен яхшы аңлый. Күп кенә партияләр катнаша, бер мандатлы партияләрдән дә күп кенә кеше үз кандидатурасын тәкьдим итеп, депутат булу теләген белдерде. Халык үзе сайлар. Яхшы парламент – эшне, тормышны белә торган кешеләр. Сайлауга барабыз, үзебез ышанган партиягә тавыш бирәбез,диделәр. Килмәгәннәр үзенә үпкәләячәк. Тавыш бирүчеләр үзләре сайлаган депутатның дөрес сәясәт алып барачагына, республиканың һәм үз тормышына матур өлеш кертәчәгенә ышана. Республикада катнашу күрсәткече югары булыр дип уйлыйм. Узган сайлаулар белән бер югарылыкта булуын телим”, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез