Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте утырышын үткәрде

«Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы утырышында быел көз буласы сайлауга әзерлек турында сөйләштеләр. Казан дәүләт аграр университетында узган чараны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Билгеле булганча, узган ел Татарстанда ике сайлау кампаниясе булды. Башта – Россия Президентын, аннары Дәүләт Советы депутатларын сайладык. «Мондый катлаулы шартларда безнең республика Россиянең терәк төбәге булуын кабат исбатлады, – дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Саннар һәм халыкның сайлауларда катнашуы республиканың югары закон чыгара торган хакимият органын формалаштыруга мөнәсәбәтен күрсәтә. Шул ук вакытта сайлауларның сәяси көндәшлек шартларында узуы мөһим иде, нәтиҗәдә күппартияле парламент формалаштырылды».

Ә быел республикада Татарстан Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлыйбыз. «Республика башында көчле һәм тәҗрибәле лидер, республиканы алга алып барырга сәләтле, алдан күрүчән җитәкче булырга тиеш һәм, әлбәттә, хакимиятнең җирле вәкиллекле органнарының нәтиҗәле, халык мәнфәгатьләрен якларга әзер системасы төзелергә тиеш», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәте, әлбәттә, мондый чаралардан читтә калмаячак.

Татарстанда җирле дәрәҗәдәге 7663 депутат сайлаячаклар. Моннан 5 ел элек сайланган 7635 депутатның исә 149 ы «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәте вәкилләре булган. «Бу муниципаль сайлау кампаниясе барышында безгә күрсәтелгән ышанычны югары дәрәҗәдә саклап калу гына түгел, аны үстерү бурычын да куябыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Шуңа күрә «Татарстан – Яңа Гасыр» сайлау процессында актив һәм турыдан-туры катнашырга тиеш». Моның өчен сайлау алды көн тәртибе әзерләнәчәк һәм ул башка оешмаларныкыннан аерылып торачак.

Дәүләт Советы Рәисе «Татарстан – Яңа Гасыр» хәрәкәтендәге яшьләрне җәлеп итәргә киңәш итте. Парламент башлыгы фикеренчә, гражданнарны кабул итү буенча эшне, аерым алганда, күчмә кабул итүләр уздырып, көчәйтергә кирәк. «Хезмәт коллективларында һәм халык җыеннарында сайлаучылар белән очрашулар уздырырга, җирле үзидарә органнары белән  «күчмә җәмәгать кабул итү бүлмәләре» кысасында актив эшләргә кирәк», – диде ул.

2025 елның сентябрендә бердәм тавыш бирү көненә әзерлек һәм аны үткәрү буенча төп чаралар турында утырышта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде. «Татарстан – Яңа Гасыр»ның Түбән Кама һәм Мамадыш бүлекчәләре рәисләре исә үз округларындагы эшләре турында хисап тотты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре