«Депутат берләшмәләре норматив актлар кабул итү эшчәнлегенең әйдәп баручы үзәкләре булырга тиеш, иң мөһим һәм актуаль мәсьәләләр хакында нәкъ менә җирле дискуссия мәйданчыкларында фикер алышырга кирәк. Кызганыч, республика закон чыгаручылары муниципаль коллегалардан кирәкле ярдәмне бик аз ала», – диде «Татарстан - Яңа гасыр» хәрәкәте Югары советы рәисе.
Мөхәммәтшин закон яки карар рәвешендә тикшерү мөмкин булган тәкъдимнәрне активрак кертүне сорады. «Без аларны гамәлгә ашыру ашыру юллары турында уйлаячакбыз», – дип ышандырды ул.
Парламент спикеры киләсе елда тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачагын искәртте.
«Россия Федераль Җыенының түбән палатасында күпсанлы инициатив депутатлыкны саклап калу бурычын куябыз. Болар барысы да, көчләрне берләштереп, татарстанлыларның мәнфәгатьләрен яклау һәм федераль хакимият органнары белән конструктив үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы бурычларны хәл итүне дәвам итү өчен кирәк», – дип билгеләп үтте ул.
Мөхәммәтшин сүзләренчә, ТР муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеш стратегиясе, шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына Юлламасында куелган бурычларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар, башкарма комитет башлыклары белән үзара бәйләнешне көчәйтергә кирәк.
Ул 2026 елның Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителүен әйтте. «Билгеле булганча, тиешле оештыру комитеты төзелде. Татарстан – Яңа гасыр хәрәкәте әгъзаларының киләсе елда узачак чараларда катнашу форматын уйлап бетерергә кирәк», – дип дәвам итте сүзен парламент спикеры.
Дәүләт Советы Рәисе Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым игътибар бирүне сорады.
«Реабилитация, эшкә урнаштыру мәсьәләләре безнең хәрәкәтнең аерым игътибар үзәгендә булырга тиеш. Республика халкы, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән даими эш алып барырга, конкрет проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтергә кирәк. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтеннән җирле совет депутатлары, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге белән тыгыз элемтәдә булып, килгән шикаятьләрне, аларның санын һәм тематикасын анализларга тиеш», – дип искәртте ул.
Моннан тыш, Мөхәммәтшин яшьләр белән эшләүгә игътибар бирергә – «эшчәнлекне активлаштырырга һәм аны яңа эчтәлек белән тулыландырырга» чакырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез