• Фото: Татар-информ

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Рәисен һәм муниципаль депутатларны сайлауда тавыш бирде. Казанның Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицеенда урнашкан сайлау участогына парламент спикеры хатыны белән килде.

"Кәеф яхшы, бүген көн матур, кояшлы. Республика Рәисен сайлау буенча да, муниципаль депутатларны сайлау буенча да агитация кампаниясе бик актив узды", - диде журналистларга Мөхәммәтшин тавыш бирүдән соң. Ул сайлауга килүчеләр турында да кызыксынып өлгергән иде.

"Халыкның өчтән бер өлешеннән аз гына кимрәк өлеше сайлау участокларына иртән килде һәм тавыш бирде. Республикада  сайлауларда тавыш бирү традициягә әйләнде. Безнең өчен сайлаулар бәйрәм кебек: сайлау участогына килү, лаеклы, ышанычлы кеше өчен тавыш бирү, очрашу, аралашу. Бу Татарстанның яхшы традициясе, шулай булгач, уңышлы башлангыч белән!"- дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Голосование Миңнеханов рәис милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре