Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына финал уеннарын ачты

Бүген Мамадышның «Юбилейный» спорт залында авыл районнарының ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына XIII уены узды. Ярышларга Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин старт бирде.

Финалны ачу тантанасында шулай ук Дәүләт Советы депутаты Андрей Ляпунов, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин, Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм республиканың Волейбол федерациясе башкарма директоры Мансур Кәримов катнашты.

Финал кунакларын сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин ярышларда катнашучыларга һәм оештыручыларга республикада волейболны үстерүләре өчен рәхмәт белдерде. «Сезнең ярдәмегез нәтиҗәсендә мондый ярышлар күркәм традициягә әверелә һәм республикада волейбол хәрәкәтен киңәйтергә мөмкинлек бирә, – дип басым ясады Татарстан Волейбол федерациясе президенты. – Волейболны безнең республикада  бөтен җирдә уйнарга була, аны яраталар, ул актив үсештә. Аның белән яшьләр дә, ветераннар да шөгыльләнә».

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук финалистларның озын юл узуын һәм төп трофей өчен көрәшү хокукына ия булуларын билгеләп үтте. «Финал кунакчыл Мамадышта уза, анда да волейбол уңышлы үсә, районда яшәүче балалар мәктәп волейбол лигасында актив катнаша», – дип белдерде республика Волейбол федерациясе президенты.

Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына уеннарның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте. «Халыкның, җанатарларның һәм спортчыларның игътибарын җәлеп итү өчен бу ярышларны Казанда гына түгел, бәлки төрле шәһәрләрдә һәм районнарда уздырабыз. Мондый ярышлар яшьләргә зур игътибар булуын күрсәтә,  спорт уены аларны берләштерә, дуслаштыра. Барлык оештыручыларга да рәхмәт белдерәсем килә»,  – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Мамадыш районы башлыгына «Зенит-Казан» спорт клубы уенчылары имзалаган туп һәм Мамадыш районының «Олимп» спорт мәктәбе директорына волейбол челтәре тапшырды. Моннан тыш, Фәрит Мөхәммәтшин ярышларда катнашучыларга һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Татарстан Волейбол федерациясе президенты кубогына XIII турнирның финал этабына авыл районнары арасыннан Мамадыш, Сарман, Апас, Саба, Аксубай һәм Түбән Кама районнары командалары чыкты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре