Бүген Казанның Киров районындагы Аккош күле буенда халкыбызның милли бәйрәме – Сабантуе узды. Казанлыларны һәм шәһәр кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары арасында төбәк Думасы Рәисе Игорь Ляхов җитәкчелегендәге Смоленск өлкәсе делегациясе дә бар иде.
Мәйданга килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин мәртәбәле кунаклар белән Апас, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әлки, Чистай һәм Югары Ослан районнарының ишегалларын карап чыкты, алар җирле иҗат коллективларының концерт номерларын күрсәттеләр, биредә һөнәрчелек мәйданчыклары эшләде. Мәсәлән, чистайлылар курчак ясау һәм кыр чәчәкләреннән тәкыя үрү буенча мастер-класслар оештырганнар. Яңа Чишмә районы ишегалдында татар халкының гореф-гадәтләре белән танышырга, татар халык җырларын һәм биюләрен өйрәнергә мөмкин иде. Кама Тамагы районы осталары чын буа һәм балык тоту буенча мастер-класс оештырганнар. Ә Әлки районы ишегалдында «Кош теле» пешерергә һәм милли ашлар пешерергә өйрәнергә һәм авыз итәргә мөмкин иде. Гадәттәгечә "Сибур" предприятиесенең «Казаноргсинтез» ГАҖ хезмәткәрләре дә үз мәйданчыкларын оештырган иде.
Бәйрәм төп концерт сәхнәсендә театральләштерелгән пролог белән ачылды.
Кунакларны һәм бәйрәмне оештыручыларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләп Фәрит Мөхәммәтшин милли байлыгыбыз булган туган телләрен, гореф-гадәтләрен саклаучы авыл халкына рәхмәт белдерде. "Республикада яшәүче дүрт миллионнан артык кешене безнең авыл туендыра, –дип билгеләп үтте ул. – Бу – энҗе бөртеге, безнең төп байлыгыбыз. Шуңа күрә Сабантуйның төп геройлары – авыл хезмәтчәннәре. Авыл халкына хезмәтләре өчен зур рәхмәт!"
Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, кайда гына яшәсәләр дә, эшләсәләр дә, татарлар һәр җирдә үзләренең яраткан бәйрәмнәре – Сабантуй уздыра. "Бу кунакчыллык һәм халык бердәмлеген күрсәтү өчен уникаль мөмкинлек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Татарстанда барлык милли бәйрәмнәр – Каравон, Уяв, Гырон Быдтон һәм, әлбәттә, Сабантуй җырлар, биюләр, милли киемнәр белән уздырыла. Алар Татарстанда яшәүче халыкны, барлык милләт вәкилләрен җыялар һәм берләштерәләр. Бу безнең күпмилләтле республикабыз өчен бик мөһим. Беренче чиратта, шундый бәйрәмнәр ярдәмендә милли гореф-гадәтләр саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла".
Республика парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин мәйданга җыелганнарга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын ирештерде.
"Буыннан-буынга тапшырыла торган халык зирәклегендә куелган максатларга ирешкәндә хезмәт сөючәнлек һәм традицияләрне хөрмәт итү кебек кыйммәтләр аеруча аерылып тора, – диелә республика җитәкчесе котлавында. – Гасырлар буена матур һәм кунакчыл мәйдан төрле яшьтәге, төрле милләт һәм дин вәкилләрен җыя. Бәйрәм күпмилләтле Татарстанда яшәүчеләрнең тыныч яшәвен һәм бер-берсенең мәдәнияте белән баюын ачык чагылдыра. Милли татар бәйрәменнән ул Ватаныбызның бай мәдәни байлыгы символына әверелде... Быелгы Сабантуй иң уңай тәэсирләр бүләк итсен, иҗади хезмәтебезгә һәм бердәмлегебезгә яңа көч бирсен!".
Казанлыларга һәм Татарстан башкаласы кунакларына Смоленск өлкәсе халкы, аның губернаторы Василий Анохин, хөкүмәт һәм төбәкнең депутатлар корпусы исеменнән өлкә Думасы рәисе Игорь Ляхов мөрәҗәгать итте. "Крестьяннар бәйрәме, Сабан бәйрәме белән, кадерле татарстанлылар, – диде ул. – Сезгә тынычлык һәм иминлек, Татарстанның чәчәк атуын телим. Сез – бөек Россия халкының бер өлеше. Татарстан – бүгенге көндә күп кенә башка төбәкләргә үрнәк итеп куела торган республика. Ул күпмилләтле төбәктә ничек дус-тату яшәргә һәм бу катлаулы чорда уртак дәүләтебезне ничек сакларга кирәклеген ачык күрсәтә. Күпмилләтле Ватан традицияләрен, аның бердәмлеген саклаганыгыз өчен рәхмәт сезгә".
Сабантуйда катнашучыларны Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ринат Шәмсетдинов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов котладылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез