Бүген Казан шәһәренең Эшмәкәрләр йортында «Эшче яшьләр һәм иҗтимагый инициативалар» яшьләр профсоюз активының икенче республика форумы узды, анда 200дән артык яшь белгеч, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, профсоюз оешмалары һәм республиканың эшлекле бергәлеге вәкилләре катнашты. Республика җитәкчелеге исеменнән пленар утырышта катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
"Татарстанда яшьләр белән эшләүгә һәрвакыт зур игътибар бирелде, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. – Яшьләргә белем алуда, һөнәр үзләштерүдә, тормышта үз-үзләрен табуда һәм эшкә урнашуда ярдәм итү мөһим".
Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшьләр мәнфәгатьләрендә максатчан дәүләт сәясәте алып барыла. Фәрит Мөхәммәтшин өстенлекле бурычлар арасында заманча эшче һөнәрләренең абруен күтәрүне һәм эшче яшьләргә ярдәм итүне атады.
Парламент җитәкчесе шулай ук республика икътисады өчен квалификацияле белгечләр әзерләү кирәклеген ассызыклады. "Минем уйлавымча, республикабыз профсоюзлары бу процесста актив катнаша. Яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итүдән дә катлаулырак бурыч юк, хезмәт базары таләпләренә туры килү һәм алган белемнәр аларга республика предприятиеләренә эшкә урнашырга мөмкинлек бирәчәгенә ышану", – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Советы Рәисе яшьләр профсоюз активы форумының пленар утырышында катнашучыларга агымдагы елның 14 сентябрендә узачак республика Рәисен һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына 7,5 меңнән артык депутатны сайлаулар турында искә төшерде. Парламент җитәкчесе яшьләрне сайлау кампаниясендә актив катнашырга өндәде.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук форумда катнашучыларны һәм кунакларны якынлашып килүче яшьләр көне белән котлады, аларга барлык башлангычларында уңышлар теләде.
«Бердәм Россия»нең иҗтимагый яклау штабы, ТР Профсоюзлар федерациясе, Россиянең «Белем» җәмгыяте, ТР Эшмәкәрлекне яклау Фонды оештырган чара Яшьләр көне алдыннан узды. Форумның төп темасы – яшьләр мохитен үстерү, яшь белгечләрнең инициативаларына ярдәм итү һәм профсоюз хәрәкәтен үстерү мәсьәләләре иде. Тематик секцияләр форматында форумда катнашучылар медиаактивлык, экологик проектларны гамәлгә ашыру, киберкуркынычсызлык, хокукый һәм иҗтимагый яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
"Барлык предприятиеләрнең стратегияләрендә яшьләр сәясәтенә багышланган бүлек бар. Без яңадан профсоюзларның яшьләр активын җыйдык. Форумда 160тан артык кеше катнашты. Безнең эшнең нәтиҗәсе яшь хезмәткәрләргә шартларны яхшырту өчен үз предприятиеләрендә нәрсәләр үзгәртергә теләүләре турында аларның үзләреннән кергән тәкъдимнәрне формалаштыру булачак. Аннары без бу инициативаларны хакимиятләргә һәм предприятие җитәкчеләренә тапшырачакбыз", – дип аңлатты Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева.
Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабы җитәкчесе Камил Садриев пленар утырышның модераторы иде. Чарада шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Артур Габделҗанов, Александр Лившиц, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты әгъзалары, предприятиеләр һәм профсоюзлар җитәкчеләре катнашты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез