Бүген Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 38 нче конференциясенең икенче этабы узды. Чарада сайлау кампаниясе нәтиҗәләре ясалды, берничә кадр карары кабул ителде, шулай ук алдагы чор өчен планнар да тикшерелде. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең ТРО Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Утырышны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин 14 сентябрьдә Татарстанда узган Бердәм тавыш бирү көнендәге сайлау кампаниясе нәтиҗәләре турында кыскача сөйләде. 12-14 сентябрьдә Россиянең 81 төбәгендә Бердәм тавыш бирү көнендә төрле дәрәҗәдәге 5000 нән артык сайлау кампаниясе узды, шул исәптән 21 төбәк башлыгы сайлаулары да. Быелгы кампаниянең үзенчәлеге ветераннарның һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның актив катнашуы булды. РФ Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, илдә мең ярымнан артык кеше (шуларның икесе – төбәк башлыгы постына) үз кандидатурасын күрсәтте, меңнән артыгы җирле дәрәҗәдәге депутат мандатына дәгъва итте.
«Татарстанда махсус хәрби операциянең 113 ветераны сайланды, шуларның 80 е – «Бердәм Россия»дән. Аларны аерым котлыйбыз һәм уңышлы депутат эшчәнлеге телибез. Безнең сугышчыларны иҗтимагый-сәяси, партия тормышына кертү, аларның тәҗрибәсен һәм чиксез патриотизмын куллану, шул исәптән республика Рәисе башлап җибәргән «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы кысаларында да, һичшиксез, дәвам итәчәк!» – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 2025 ел сайлаулары күзәтүнең масштаблы колачы белән характерланган. Республикада сайлауларның ачык һәм ышанычлы узуын 15 меңнән артык күзәтүче, тавыш бирү хокукына ия сайлау комиссияләре әгъзалары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тәэмин итте. «Бердәм Россия» тарафыннан 3000 гә якын күзәтүче билгеләнгән иде. «Гомумән алганда, узган сайлауларның иң мөһим нәтиҗәсе – «Бердәм Россия»нең илнең алдынгы сәяси көч статусын раславы.
14 сентябрьдә 75,9% сайлаучының 88% тан артыгы республика Рәисе вазифасына «Бердәм Россия» тәкъдим иткән Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде. Бу ил буенча иң яхшы күрсәткеч. «Татарстанлылар аның җитәкчелегендә алдагы буыннар салган ныклы нигезгә таянып, киләчәкне ышанычлы төзү юнәлешен хуплады, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. Үзенең еллык Парламентка юлламасында Рөстәм Нургалиевич республиканың киләсе биш елга төзелешле үсешенең стратегик өстенлекләрен һәм төп бурычларын билгеләп үтәчәк. Партия активиын, җирле үзидарә Советларында оештырылачак «Бердәм Россия» фракцияләрен бу документны игътибар белән өйрәнергә һәм аны үз эшчәнлекләре өчен нигез итеп алырга чакырам».
Яр Чаллыдагы Мәләкәс сайлау округы буенча өстәмә сайлауларда С.П.Титов исемендәге картон-кәгазь комбинатының генераль директоры Андрей Фомичев 67,3% тавыш җыйды. «Аның зур тәҗрибәсен, шул исәптән парламент тәҗрибәсен исәпкә алып, ул – «Бердәм Россия» фракциясе составында 5 нче һәм 6 нчы чакырылышлар депутаты, – дип ассызыклады республика парламенты башлыгы.
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль сайлаулар нәтиҗәләренә аерым тукталды. «Быелгы муниципаль сайлауларда – аларның массакүләмлеген саклау, искә төшерәм, сезнең позициягез һәм көчегез белән билгеләнде – «Бердәм Россия» барлык мандатларның 72,1% ын яулады, 5431 кандидат сайланды. Партиянең 34 җирле бүлекчәсе барлык планлаштырылган мандатларны алды», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Гомумән, сайлау алды чорын бәяләп, Фәрит Мөхәммәтшин аның тыныч, конструктив атмосферада үтүен билгеләп үтте. Сәяси партияләр үз программаларын тәкъдим иттеләр, сайлаучылар белән очрашулар, агитация чаралары узды. «СВО фонында без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм яңа территорияләр халкына гуманитар йөкләр җыюны һәм җибәрүне дәвам иттек, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – «Бердәм Россия» линиясе буенча гына инде 32 нче колонна җибәрелде, гомуми ярдәм күләме 3,5 мең тоннага җиткерелде».
Киләчәккә төп бурычларның берсе буларак, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан бүлекчәсенең 2026 елда булачак Дума кампаниясенә әзерләнүен атады.
Алда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә формалашучы Хөкүмәт, барлык дәрәҗәләрдәге сайланган депутатлар һәм муниципаль хакимият органнары башлыклары белән бергәләп зур һәм җаваплы эш көтә, – дип йомгаклады Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстанның күп милләтле халкы һәм бөтен Россия Федерациясе файдасына, лаеклы киләчәк төзү, гражданлык тынычлыгын һәм татулыгын саклау, республиканың һәр кешесе өчен уңайлы шартлар тудыру һәм һәркемнең потенциалын тормышка ашыру хакына бу эш.
Бүген исә, партия Уставына ярашлы, партиянең Региональ Сәяси советы һәм аның Президиумы составына ротация үткәрелде. Конференцияне йомгаклап, Фәрит Мөхәммәтшин партиянең яңа әгъзаларына партия билетларын тапшырды, шулай ук «Бердәм Россия» партия активистларын бүләкләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез