Очрашу «Персона» проекты кысаларында Татарстан Республикасында «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында узды. Казан авиация заводының самолет җыюның сыйфатын контрольдә тотуның легендар инженеры, 60 елдан артык авиация тармагында эшләгән Владимир Чижиков бүген проектның кунагы иде.
«Иҗтимагый ярдәм штабында мондый очрашулар уздыру традициягә әйләнде, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин, көллият студентларын сәламләп, – алар безнең яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүдә бик мөһим. Һәм мин сезнең бүген Владимир Чижов белән очрашуыгызга шатмын, ул үз һөнәреңне ничек яратып булуын дәлилләүче танылган шәхес».
Фәрит Мөхәммәтшин булачак һөнәр сайлауның мөһимлегенә аерым тукталды. «Мин кем булырга телим?» Бу сорау һәр яшь кеше тормышында бик мөһим, – дип басым ясады парламент җитәкчесе. – Һөнәр – ул төп кыйммәт, аны гомерлеккә сайлыйлар. Республика җитәкчелеге, дәүләт хакимияте органнары кадрлар белән тәэмин итү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Республика икътисадын югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү өчен урта һөнәри белем бирүнең бербөтен системасы булдырылды. Нәтиҗәдә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның яртысыннан артыгы һөнәри белемне сайлый».
Татарстанда яшьләр өчен барлык юллар да ачык, дип саный Фәрит Мөхәммәтшин. «Сез Татарстанда – күп тармаклы икътисадлы республикада яшәвегез белән горурлана аласыз, ул социаль-икътисадый үсешнең күп кенә күрсәткечләре буенча алдынгы урынны алып тора», – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның күп тармаклы икътисады ныклы, белемле кадрларга мохтаҗ булуына басым ясады. Шулай итеп, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы исәпләве буенча, алдагы 7 елга кадрларга булган ихтыяҗ сәнәгать буенча гына да 62 меңнән артык кешене тәшкил итә. Һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтергә кирәк, дип саный Дәүләт Советы Рәисе.
Күпьеллык хезмәте һәм Татарстанның авиация тармагы үсешенә саллы өлеше өчен Фәрит Мөхәммәтшин «Туполев» АҖ филиалы – Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең сыйфат буенча инженеры Владимир Чижиковка аерым рәхмәт белдерде. «Данлыклы хезмәт династиясе вәкиле буларак (шул ук авиазаводта аның әтисе, сеңлесе һәм абыйсы эшләгән), 80 яшендә дә Владимир Иванович үзенең хезмәт урынында, аның 63 еллык стаж бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Үз вакытында, 90 нчы елларда республика җитәкчелеге, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев авиаҗитештерүне саклап калу өчен бик күп эшләр башкарды. Һәм Владимир Иванович кебек тармак патриотлары ярдәмендә тупланган потенциалны саклап кала алдык».
Бүген Фәрит Мөхәммәтшин Владимир Чижиковка Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез