Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингында җиденче урынны алды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның сентябрь ае нәтиҗәләре буенча федерация субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче булды. Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче урынны алды, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән «Медиалогия»компаниясе.

Шул ук вакытта ТР Дәүләт Советы Рәисе медиаиндексы 7304,4 тәшкил итте.

Рейтинг лидеры – Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов. Икенче урында – Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышы рәисе Евгений Люлин. Өченче позицияне Мәскәү өлкә Думасы рәисе Игорь Брынцалов алды.

Медиарейтингның беренче унлыгына шулай ук Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Краснодар крае, Әстерхан һәм Новосибирск өлкәләре, шулай ук Мәскәү шәһәре закон чыгару органнары җитәкчеләре  – Александр Бельский, Людмила Бабушкина, Юрий Бурлачко, Игорь Мартынов, Андрей Шимкив һәм Алексей Шапошников кергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре