Фәрит Мөхәммәтшин төбәк парламентлары башлыклары медиарейтингындагы урынын саклап калды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елның октябрь нәтиҗәләре буенча Федерация субъектларының закон чыгару органнары башлыклары медиарейтингында җиденче урынын саклап калды. Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче урынны били, дип хәбәр итә рейтингны әзерләгән «Медиалогия» компаниясе.

ТР Дәүләт Советы Рәисенең медиаиндексы – 5452,4.

Рейтинг лидеры – Санкт-Петербург Закон чыгару Җыены Рәисе Александр Бельский, ул өч позициягә күтәрелде. Дүрт позициягә күтәрелгән Краснодар крае Закон чыгару Җыены Рәисе Юрий Бурлачко - икенче урында. Мәскәү өлкә Думасы Рәисе Игорь Брынцалов өченче урында калды.

Медиарейтингның беренче унлыгына шулай ук Түбән Новгород һәм Свердловск өлкәләре, Кырым Республикасы, Әстерхан өлкәсе, Мәскәү һәм Иркутск өлкәсенең Закон чыгару органнары җитәкчеләре – Евгений Люлин, Людмила Бабушкина, Владимир Константинов, Игорь Мартынов, Алексей Шапошников һәм Александр Ведерников керде.

Төньяк Осетия – Алания Республикасы, Мордовия Республикасы һәм Запорожье өлкәсе парламентлары башлыклары Таймураз Тускаев (+38 позиция), Владимир Чибиркин (+34) һәм Виктор Емельяненко (+32) рейтингта үз урыннарын аеруча нык яхшыртты.

Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары буенча 106 меңнән артык чыганакны үз эченә алган «Медиалогия» системасы массакүләм мәгълүмат чаралары базасы нигезендә төзелгән. Аңа телеканаллар, радиостанцияләр, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары керә. Рейтинг өчен мәгълүматлар 10 ноябрьдә исәпләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре