Идел буе федераль округы төбәкләре парламентлары җитәкчеләре арасында ул икенче позициядә урнашкан, дип хәбәр итә «Татар-информ» «Медиалогия» компаниясе рейтингына сылтама белән.
Рейтинг лидеры Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Владимир Константинов булды. Икенче урында – Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы башлыгы Александр Бельский, өченчедә – Мәскәү өлкә Думасы спикеры Игорь Брынцалов.
Дүртенче позициядә Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыены Рәисе Евгений Люлин – Идел буе федераль округы парламентлары җитәкчеләре арасында Фәрит Мөхәммәтшинны узып киткән бердәнбер җитәкче.
Медиарейтингның беренче унлыгына шулай ук Свердловск өлкәсе, Краснодар крае, Әстерхан өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Башкортостан Республикасы закон чыгару органнары башлыклары – Людмила Бабушкина, Юрий Бурлачко, Игорь Мартынов, Андрей Шимкив һәм Константин Толкачев керде.
Рейтинг Россия массакүләм мәгълүмат чаралары буенча 108 меңнән артык чыганакны үз эченә алган «Медиалогия» системасы базасы нигезендә төзелгән. Бу телеканаллар, радиостанцияләр, газета-журналлар, мәгълүмат агентлыклары һәм интернет-массакүләм мәгълүмат чаралары.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез