Ул туган тел укытучысын милләтнең киләчәгенә нигез салучы, мәгърифәтче, милләт агачының тамырларын ныгытучы мөһим көч дип атады.
Фәрит Мөхәммәтшин үзенең татар телен ничек өйрәнүен дә искә төшерде.
– 45 яшемә кадәр татар телен белмәдем. Урыс авылында туып, урыслар арасында үсеп, Казанга депутат итеп сайлагач, депутатлар, милләттәшләребез: «Бүгенге утырышны татарча алып барырга кушабыз», – дип тавышка куйды. Сүз байлыгым юк, шуңа күрә эчке канәгатьсезлек тудырды. Шуннан татар телен өйрәнә башладым. Разил Вәлиев, Туфан Миңнуллин һәм башкаларга рәхмәт. Китапларын биреп: «Көзге каршына басып, кычкырып укы», – дияләр иде. «Башы киткәнме соң?» – дип әйтүчеләр дә булды. Ә мин горурланып: «Туган телемне өйрәнәм», – дия идем, –диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез