Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районының Васильево мәктәбе кадетлары белән очрашты. Уку йортында «Ватанга хезмәт итү – изге эш» парламент дәресе кысасында Ватанны саклаучылар елына һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чара үтте.
Бераз тарихны искә төшереп алыйк әле. Татарстаннан Бөек Ватан сугышына 700 мең кеше китсә, шуның 300 е Советлар Союзы Геройлары булып таныла. Шул батырларның берсе – якташлары Николай Волостнов исеме кадетлар мәктәбенә бирелә. Хәзерге вакытта анда 600 гә якын бала укый, 344 е – кадетлар.
Без килгәндә, мәктәп ишегалдында патриотик рух хөкем сөрә иде. Янгын сүндерү машинасы янына яшь янгын сүндерүчеләр җыелышкан. Баксаң, уку йорты Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән хезмәттәшлек итә икән. Алар янгын сүндерү җайланмаларын сүтеп-җыю осталыгын күрсәтте. Барысы да җитезләр! Югалып калучылар булмады. Язмышларын әлеге һөнәргә бәйләргә теләүчеләр дә юк түгел. Рәхим Таҗетдинов 8 нче сыйныфта укый. Киләчәктә коткаручы булырга хыяллана. «Монда тәрбия көчле, укытучыларыбыз да әйбәт. Хәрби әзерлеккә дә өйрәнәбез», – ди Рәхим. Бу урында мәктәп директоры урынбасары Гөлнара Нәбиуллина уку йортында «Яшь янгын сүндерүче – коткаручы» программасы буенча белгечләр әзерләү үзәге булдырылачагын әйтте. Хәзерге вакытта проекты әзер икән.
Фәрит Мөхәммәтшин мәктәптә уку һәм тәрбиянең ничек оештырылуы белән кызыксынды. Музейга да кердек. Анда укучылар якташлары кылган батырлыклар белән таныштырды. Укытучы Ксения Каюмова туганы Николай Волостновка бәйле вакыйгаларны искә төшерде. «Рәсемен өйдә саклый идек. Гаиләдә уртак фикергә килдек тә музейга тапшырырга булдык. Биредә ул күбрәк файда китерәчәк», – диде ул.
Аннан инде парламент дәресе башланды. Юк, кулга каләм тотып та, укытучыларның сорауларына җавап биреп тә узмады ул. Кадетлар үз бистәләренең тарихын, Васильевода яшәүчеләрнең Бөек Ватан сугышы елларында республикага керткән өлеше турында сөйләде. Мәктәпне тәмамлаган 25 егет махсус хәрби операциядә катнаша. Әти-әниләр гуманитар ярдәм җыюда өлеш кертә. Балалар исә солдатларга хатлар яза. Менә шулай аралар суынмый, кыскасы.
– Мәктәптә өлкәннәр мирасын, хәтерне саклыйлар. Балалар белемле, тәрбияле генә түгел, үз илләренең патриотлары да. Тарихны беләләр, тормышка әзер булып үсәләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Дәрестә балалар сугыш чорында ил халкының куйган тырышлыгын, бабаларының батырлыгы искә алдылар. Егетләр бүген махсус операциядә катнаша. Илебез Җиңүнең 80 еллыгын матур итеп әзерләнеп үткәрергә җыена. Хәтерне яңартып, диктантлар язалар, мәктәпләрдә укучылар белән очрашулар оештырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез