Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстанның Казандагы генераль консулына котлау телеграммасы юллады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Үзбәкстан Республикасының Казандагы генераль консулы Нодирҗон Касыймовка Үзбәкстан бәйсезлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.

«1991 елда борынгы илегез үсешендә яңа этап башланды, – дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин. – Ирешелгән икътисади уңышлар, киң реформаларын үткәрү Үзбәкстанның глобаль масштабта үсә барган абруена, дөнья дәүләтләре белән күп яклы партнерлыкны тирәнәйтүгә ныклы таяныч булды».

Парламент җитәкчесе Россия – Үзбәкстан хезмәттәшлеге кысаларында Үзбәкстан һәм Татарстан арасындагы тыгыз багланышларны аерым билгеләп үтә. «Киләчәктә дә Үзбәкстанның һәм Татарстанның тугандаш халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасның якынлыгына нигезләнгән эзлекле диалогы һәм традицион дустанә хезмәттәшлеге дәүләтләребезнең стратегик партнерлыгын алга таба үстерүгә ныклы нигез булыр, ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам», – диелгән телеграммада.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре