Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан»га язылды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Ватаным Татарстан»га язылды
Илдар Мөхәммәтҗанов

Парламент бинасында депутатлар республиканың социаль учреждениеләре өчен 2026 елның беренче яртыеллыгына газета-журналлар яздыруда катнашты. 

 Дәүләт Советы Рәисе депутатлардан ветераннар, инвалидлар, балалар йортларында, социаль учреждениеләр, картлар һәм инвалидлар йортлары, интернатларда тәрбияләнүчеләр өчен  басма матбугатка язылуда актив катнашуларын сорады.

Фәрит Мөхәммәтшин Баулы картлар һәм инвалидлар йорты-интернаты өчен «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарын, «Сөембикә» журналын яздырды.

«Без массакүләм мәгълүмат чараларысыз эшли алмыйбыз. Бу да халык, ачык хакимият органы. Шуңа күрә үзебез дә язылабыз һәм үзләре моны эшли алмаган кешеләргә дә яздырабыз, чөнки һәркемнең газета-журнал уку мөмкинлеге булырга тиеш», – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре