Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга: "Кайберләрегезгә үз яшен биреп тә булмый"

Бүген Татарстаның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасы 35 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша.

- Сез- безгә бик кирәк. Сезнең бай тормыш тәҗрибәгез яшьләр өчен үрнәк. Башкарган эшләрегез сокланырлык. Чәчләрегезгә чал керсә дә, күзләрегез балкый. Кайберләрегезгә үз яшен биреп тә булмый, - диде ул.

Татарстаның ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасын без дә юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре