“Республикадагы традиция буенча, Җиңү көне алдыннан гаять зур югалтулар, кайгы-хәсрәтләр аша килгән Бөек Җиңү өчен ветераннарыбызга рәхмәт белдерәбез, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин Казаннан Галимҗан Рәхимҗан улы Мостафин һәм Ютазы районыннан Инком Нәҗип улы Абдуллин белән әңгәмәсендә. – Сез, ветераннар, сугышның рәхимсез сынаулары аша узып, бүген дә туып-үскән Татарстаныбызны үстерүдә үзегездән бәһаләп бетергесез өлеш кертәсез. Без сезнең Бөек Ватан сугышы фронтларындагы батырлыгыгыз турында беләбез һәм фидакарьлегегез белән горурланабыз. Татарстанда Бөек Ватан сугышы турында тарихи дөреслекне кадерләп саклаучы һәм сезнең батырлыкка баш июче яшьләр исеменнән гаять зур рәхмәт сүзләрен кабул итегез”.
Галимҗан Мостафинга быел 100 яшь тула. 1926 елның 26 декабрендә Башкортстан АССР Әлшәй районы Торынтаеш авылында туган. Хәзер Казанда яши. 1944 елда 18 яшендә армиягә чакырылган. Дүртенче Украина фронтында хезмәт иткән. 1945 елда –башта Балтыйк буе фронтына, шуннан соң – өченче Белоруссия фронтына җибәрелеп, Кенигсбергны азат итүдә катнашкан. Сугыштан соң Сахалин утравында хезмәт иткән. 30 елдан артыграк вакыт дәвамында СССР чикләрен саклаган. 1988 елдан 2006 елга кадәр Казан электр техникасы заводында эшләгән.
Галимҗан Мостафин Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәсе вакытында сугышчан юлы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул Кенигсберг өчен рәхимсез сугышлар турында һәм ватандашларыбызның Японияне җиңүгә өлеш кертүе турында тәфсилләп сөйләде. Ветеран яшьләрне солдатларыбызның батырлыкы тарихын белергә чакырды.
Инком Нәҗип улы Абдуллин Фәрит Мөхәммәтшин белән элемтәгә Ютазы районының Бәйрәкә авылыннан чыкты. Фронтовик 1926 елда Азнакай районы Балтач авылында туган. 1944 елда армиягә китеп, радистлыкка өйрәнгән. Икенче Украина фронтында 16 нчы аерым элемтә полкында хезмәт иткән. Чехословакия, Венгрия һәм Румыниядәге хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. Җиңү көнен Братиславада каршы алган. Сугыштан соң әле тагын 5 ел дәвамында Австрия һәм Венгриядә тынычлык саклаган. 1950 елда демобилизацияләнгән. Сугыштан соң Бөгелмәдә комбайнерлар курсын тәмамлап, Бәйрәкәнең машина-трактор станциясендә эшләгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез