Бүген Чаллыда Татарстан Волейбол федерациясе президентының ХI Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында финал уеннары узды. Татарстан Рәисе, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән оештыручыларны, тренерларны һәм ярышларда катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.
«Физик культура һәм спортны үстерү өчен бездә заманча, югары технологияле инфраструктураны да кертеп, иң уңай шартлар тудырылган, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Һәр районда ким дигәндә бер универсаль спорт комплексы, боз сарае һәм йөзү бассейны бар. 11 нче спорт мәктәбенең ремонтланган залы дап моңа яхшы мисал булып тора, бүген монда финал уеннары уза».
Быел әлеге турнирда сәнәгать предприятиеләренең һәм авыл районнарының 69 командасы катнашты. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, турнирның төп максаты – массакүләм волейболны популярлаштыруны дәвам итү. «Футбол һәм йөзү белән беррәттән, волейболга ихтыяҗ зур, ул һәркем файдалана алырлык спорт төре булып тора. Республикада профессиональ волейбол клубларының җиңүләре дә бик мөһим», – диде ул.
Дәүләт Советы Рәисе шулай ук предприятиеләрнең, авыл халкының, мәктәпләрнең хезмәт коллективларының волейболны массакүләм спорт төре буларак үстерүгә керткән өлешләрен билгеләп үтте. Бүген Фәрит Мөхәммәтшин тренерларга, ветераннарга һәм волейбол хәрәкәте активистларына Волейбол федерациясенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм 11 нче спорт мәктәбе директорына туплар һәм волейбол сеткасы бүләк итте.
Татарстан Волейбол федерациясе президенты Кубогына сәнәгать предприятиеләре һәм авыл районнары арасында узган XI турнирның финал ярышына «Татнефть» ГАҖ (Әлмәт), «Татэнерго» АҖ (Яр Чаллы), «Казан-Восток-Сервис» ҖЧҖ һәм «Татхимфармпрепараты» АҖ (Казан) командалары, шулай ук Саба, Мамадыш, Аксубай һәм Мөслим районнары командалары чыкты.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез