Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президиумы утырышында федерациянең 2025 елгы эшенә йомгаклар каралды, ул бүген Казанда волейбол үзәгендә узды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Татарстанда балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү юнәлешләре буенча фикер алышуда шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, спорт мәктәпләре җитәкчеләре, тренерлар һәм спортчылар катнашты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә волейбол белән шөгыльләнү 64% тәшкил итә, бу начар түгел, әмма шул ук вакытта үсеш өчен резервлар да бар. Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, 2025 елдан республикада волейбол буенча спорт резервы әзерләү программасы гамәлгә ашырыла. Федерация базасында Башкарма дирекция төзелгән, 2026 елга финанслау тәэмин ителгән. «Безгә алмаш әзерләү турында уйларга кирәк. Бу республиканың барлык районнарына да кагыла», - дип басым ясады парламент җитәкчесе.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның профессиональ волейбол клублары «Зенита – Казан» һәм «Динамо – Ак Барс»казанышларына аерым тукталды. «Зенит-Казан» – Россия чемпионы, Россия Кубогының бронза призеры һәм Россия Суперкубогы иясе. «Динамо – Ак Барс» – Россия чемпионаты һәм Кубогы көмеш призеры, илнең Суперкубогы иясе, – дип искәртте утырышта катнашучыларга Фәрит Мөхәммәтшин. – Ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга ярамый, агымдагы сезонга да иң югары бурычлар куела».
Татарстан Волейбол федерациясе президенты республикада яңа юнәлеш – «Волейболны утырып уйнау» үсеш алуы турында сөйләде. Махсус дәресләр һәм ярышлар оештырыла, шул исәптән СВО катнашучылары өчен дә. Әлеге спорт төрен үстерүнең өч районара үзәген булдыру планлаштырыла: Казанда – Идел буе, Бөгелмәдә – Көньяк-көнчыгыш һәм Түбән Камада – Көнчыгыш. «Махсус хәрби операциядән кайткан кешеләр дә игътибар таләп итә. Идел буе спорт һәм туризм университеты ректоры Рафис Борһановка әлеге юнәлешне гамәлгә ашыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.
Волейбол Федерациясенең 2025 елдагы эш нәтиҗәләре турында федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов сөйләде. Аның әйтүенчә, хисап чоры нәтиҗәләре буенча республикада 153 волейбол тренеры эшли, шуларның 80е штатта. «2025 ел нәтиҗәләре буенча штаттагы тренерлар саны, кызганычка каршы, 12 кешегә кимеде. Әлбәттә, бу безне борчый», – диде федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов.
Татарстанда, волейбол федерациясе башкарма директоры сүзләренә караганда, студентлар волейбол лигасына зур игътибар бирелә. Ел дәвамында республиканың югары уку йортлары вәкилләре арасында 350дән артык уен үткәрелә. Мансур Кәримов авыл волейболына аерым тукталды. «Татарстанда бу юнәлеш буенча лидерлар арасында Буа, Саба, Сарман районнарын атап үтәргә мөмкин. Әмма шул ук вакытта финанслау шактый начарланды, шуның нәтиҗәсендә ярышлар календаре тотрыксызланды. Спорт министрлыгы җитәкчелегеннән финанслауга игътибар итүләрен сорыйбыз. Чөнки авылларда волейбол – иң популяр спорт төре».
Республикада балалар-яшүсмерләр волейболын үстерү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов сөйләде. Ул, аерым алганда, 2024 елның декабрендә Татарстанда спорт резервын әзерләү буенча бишьеллык республика программасы кабул ителүен искәртте. «Нигездә бу дүрт бүлек: республика беренчелеген җитди дәрәҗәдә уздыру, кадрлар әзерләүгә өйрәтү, перспективалы балаларны әзерләү, дирекция эшен оештыру»,– диде Олег Брызгалов.
Волейбол федерациясе вице-президенты Мәктәп волейбол лигасы уеннарына аерым тукталды. Узган ел ул сигезенче тапкыр старт алды. Гомумән алганда, республиканың барлык муниципаль районнарындагы 805 мәктәптән 41,8 меңнән артык катнашучы теркәлгән. «7 меңнән артык команда катнашты, 20 меңнән артык матч уйналды», – дип белдерде Олег Брызгалов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез