“Көндәлек эш графигым тыгыз булуга карамастан, балаларны котларга килмичә кала алмадым”, – дип башлады сүзен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, республиканың Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин федерациясенең президиум утырышында.
 
 Бүген Казанның баскетбол үзәгендә 2013-2013 елгы балалар арасында узган уеннарда республика беренчелеге җиңүчеләре ачыкланды. Кызлар арасында да, малайлар командаларыннан да чемпион булып Казанның “Юность” спорт мәктәбе укучылары чемпион булып танылды.
Сүз уңаеннан, балалар арасында волейбол спортының популярлыгын соңгы 7 елда тормышка ашырыла торган “Мәктәп лигасы” проекты шактый арттырды. Республика мәктәпләре арасында иң көчлеләрне ачыклауны максат итеп куйган әлеге проектта узган ел 33573 катнашучы теркәлгән. Барлыгы 6000 команда сезон дәвамында 15 меңнән артык матч уйнаган. 2018 елда, мисал өчен, барлыгы 540 уен гына уздырылган, катнашучылар саны да 7000 кешедән артмаган. Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе вице-президенты Олег Брызгалов үзенең чыгышында әнә шундый сөенерлек саннар китерде.
Татарстанның данын исә “Зенит-Казан” һәм “Динамо-Ак барс” командалары да ел саен югары дәрәҗәдә яклап тора. “Быел бөтен булган кубокларны алып бетердек бит, миңа хәтта Санкт-Петербургтан коллегаларым, безгә тиешле кубокны алып кайтып киттегез, дип үпкә дә белдерделәр, – дип шаяру катыш горурлык белән әйтеп китте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бездә волейболны яраталар, ул хәзер башка дәрәҗәгә күтәрелде. Ата-аналар да рәхмәтле, балалары тәртип бозып йөрми, иң кулай һәм “доступный” спорт белән шөгыльләнә”.
Шулай да игътибарга алырга кирәкле мәсьәләләр дә юк түгел. Олег Брызгалов әйтүе буенча, массакүләм дәрәҗәдә волейбол белән шөгыльләнүче балаларның саны кимүе, яшь тренерларның спорт мәктәпләренә бармавы, ярышларга йөрү чыгымнарын каплау системасының камил булмавы кебек мәсьәләләр көн кадагына суга. Әлеге проблемалар Спорт министрлыгы һәм муниципалитетлар белән бергәлектә хәл ителергә тиешлегенә аерым басым ясалды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез