Фәрит Мөхәммәтшин: «Халыкны борчыган мәсьәләләр безнең өчен һәрвакыт мөһим»

Бүген Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси Советы Президиумы утырышы узды. Бердәмроссиялеләр Татарстанда федераль һәм төбәк партия проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре, проект эшчәнлегендәге үзгәрешләр, Халык программасы буенча Татарстан региональ бүлеге комиссиясен төзү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышта төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе һәм җирле җәмәгать кабул итү бүлмәләре эшенә йомгак ясалды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

«Республика халкы белән очрашу, партиянең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итү – безнең халык белән эшләүнең аерым бер юнәлеше, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Безнең сайлаучылар белән эшләүнең мөһимлеген аңлап бетермәүчеләр дә бар. Бу – безнең турыдан-туры бурычыбыз! Бу системалы эш, аңа депутатлардан тыш район башлыклары, муниципалитет администрацияләре вәкилләре, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре җәлеп ителергә тиеш. Без кабул итүгә килгән һәркемне тыңларга, һәр мәсьәләне контрольгә алырга тиеш. Әйе, бюджеттан зур акчалар җәлеп итүне таләп итә торган проблемалар да бар. Без моның өстендә эшләячәкбез, аларны республика программаларына кертүгә ирешәчәкбез».

2024 елда «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә татарстанлылардан 8600дән артык мөрәҗәгать кергән. Мөрәҗәгатьләрнең яртысы диярлек 36 яшьтән алып 55 яшькәчә кешеләрдән. Мөрәҗәгатьләрнең өчтән бер өлешен яшьләр (35 яшькә кадәрге гражданнар) җибәргән. Татарстанлылар еш кына иҗтимагый кабул итү бүлмәләренә социаль тәэмин итү мәсьәләләре, мәдәният, мәгълүмат, спорт, туризм өлкәләрендә, дәүләт структураларында эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр белән киләләр.

Партиянең төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Камил Садриев билгеләп үткәнчә, узган ел Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан 314 кабул итү уздырылган, анда 1021 кеше кабул ителгән, Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан 538 кабул итү уздырылган, 1662 кеше кабул ителгән.

Парламент җитәкчесе мөрәҗәгать итүчеләр санының артуы татарстанлыларның «Бердәм Россия»гә ышанычын белдерә, дип ассызыклады. Һәм моны яңа сайлау циклы – республика Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар алдыннан игътибарга алырга кирәк. «Без узган ел төрле мәсьәләләр буенча меңнән артык кешене кабул иттек. Шунысы әһәмиятле, кешеләр Татарстанда яңа проектлар булдыру буенча тәкъдимнәр белән киләләр. Халыкны борчыган мәсьәләләр безнең өчен һәрвакыт мөһим. Алар аша без районнарның үзләрендә, республикабызның аерым шәһәрләрендә эшләп бетерелмәгән мәсьәләләрне, йомшак урыннарны беләбез. Һәм инде депутатлар корпусы, башкарма хакимият һәм партия оешмасы линиясе буенча партия активы белән эшли башлыйбыз. Безнең бердәмлегебез, уртак эшчәнлегебез уңыш китер дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән әңгәмәдә утырыш нәтиҗәләрен шәрехләп.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда күпсанлы программалар гамәлгә ашырыла, алар турында республика халкына хәбәр итәргә кирәк. «Без кешеләргә үзебезнең республика Хөкүмәте карарлары, законнар, мәсәлән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләргә тиеш, – дип белдерде бердәмроссиялеләргә парламент башлыгы. – Партиянең бөтен активы халыкка республика һәм федераль илкүләм проектларны, программаларны гамәлгә ашыру турында актив мәгълүмат бирергә тиеш».

Утырышның төп темаларыннан берсе партиянең Халык программасын тормышка ашыру барышын контрольдә тотачак махсус комиссия төзү турындагы карар булды. Бу «Бердәм Россия»нең ил гражданнарының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә формалаштырылган һәм теге яки бу дәрәҗәдә тормышның барлык өлкәләренә кагыла торган стратегик документ.

Төбәк сәяси Советы Президиумы утырышында партия проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында аерым фикер алыштылар. Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары, партиянең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Ольга Воронова билгеләп үткәнчә, быел Татарстанда 22 федераль һәм 3 төбәк партия проекты гамәлдә булачак.

«Барлык партия проектлары Россия Президенты Владимир Путин куйган яңа илкүләм проектлар, илкүләм максатлар нигезендә гамәлгә ашырылачак һәм «Бердәм Россия» Халык программасына туры килергә тиеш», – дип йомгаклады сүзен Ольга Воронова.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре