Фәрит Мөхәммәтшин халыкны борчыган сорауларга җавап бирде

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә халыкны кабул итте.

“Хәерле иртә, Мөхәммәтшинмы бу? – Баулы районы Александровка авылында яшәүче Олеся Денисова сүзен шулай дип башлады. Парламент башлыгы Олеся Вячеславовна белән телефон аша аралашты. Ханым үзләренең авылында балалар мәйданчыгын төзекләндерү һәм спорт залы төзүгә ярдәм итүне сорады. “Бездә спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр күп, – дип сөйләде Олеся Вячеславовна, – ә спорт залы Баулыда гына. Балалар мәйданчыгына килгәндә, Александровкада алар бик тузган хәлдә”.

Олеся Денисова бу тәкъдимнәрен сайлау кампаниясе чорында наказ сыйфатында тапшырган булган. “Республика Хөкүмәте раслаган юл картасында сезнең мөрәҗәгать бар, – дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин. Наказ 2024 елда үтәлергә тиеш. Мәсьәләне үз контролемә алам”.

Мәрьям Самотугина Дәүләт Советы Рәисенә шәхси мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте. Балачактан тәрбияләп үстергән оныгының алга таба язмышы өчен борчыла икән ул. Александр – ятим бала. Хәзерге вакытта Казан медицина университетының стоматология факультетында дүртенче курста укый. Гаиләнең матди хәле мактанырлык түгел. Оныгы, укуын дәвам итүе сәбәпле, әле эшли алмый. Туендыручысын югалту буенча пенсия алудан туктаса, хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк. Фәрит Мөхәммәтшин гаиләдә килеп туган хәлләрне җентекләп өйрәнергә һәм, мөмкинлеккә карап, ярдәм итү ысулларын табарга кушты.

Казанның 182 лицее тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте бүлеге җитәкчесе Сергей Гребенкин Дәүләт Советы Рәисенә “Мөһим сөйләшү” дәресендә катнашу тәкъдимен җиткерде. Кабул итүгә ул лицейда волонтерлык хәрәкәтенең иң яшь әгъзасы – 5 “Б” сыйныфы укучысы Иван Ремезов белән килгән. Оешмага барлыгы 30 укучы кергән. Иван гел бишлегә генә укый, фән олимпиадалары призеры.

Фәрит Мөхәммәтшин дәрескә чакырганы өчен Сергей Гребенкин һәм Иван Ремезовка рәхмәт әйтеп, һичшиксез, лицейга барып кайтачагын әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәрит Мөхәммәтшин

Көн хәбәре