Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисенең төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкны кабул итте.

Парламент башлыгына «Халыкара инженерлар берләшмәсе» ассоциациясе президенты, техник фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе Нияз Хисмәтов мөрәҗәгать итте. Ул Татарстанда ашлыкны тирән эшкәртүне җайга салуда ярдәм күрсәтүне сорады.

Нияз Хисмәтов әйтүенчә, ул бу теманы күптән өйрәнә, ә ашлыкны тирән биологик эшкәртү буенча завод төзү планнары белән 2014 елдан бирле йөри, ул вакытта Татарстан делегациясе составында берничә тапкыр Кытай провинцияләрендә булып, аларның тәҗрибәсе белән танышкан.

Нияз Хисмәтов билгеләп үткәнчә, ашлыкны тирәнтен эшкәртү мәсьәләсе безнең республика өчен бик актуаль, чимал буларак Татарстан бодаен кулланып аннан аксымнар, минераллар, витаминнар, фруктоза, глюкоза – барлыгы 200гә якын төр продукт җитештерергә мөмкин.

«Коронавирус пандемиясе башлангач, проект туктатылды, башланган эш ахырына җиткерелә алмады, ләкин бу эшкә зур көч куелды, җир участоклары сайланды, проектлар эшләнде, килешүләр, сметалар, бизнес-план төзелде, эксперименталь цехлар булдырылды. Озакка сузмыйча Татарстанда ашлыкны тирәнтен эшкәртү эшен башларга теләр идек”, – дип мөрәҗәгать итте Нияз Хисмәтов.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге проект белән кызыксынып, аның республиканың агросәнәгать комплексын үстерү һәм тулаем Татарстан икътисады өчен әһәмиятен өйрәнергә кирәклеген билгеләп үтте. «Мәсьәлә бик катлаулы, җентекләп өйрәнүне таләп итә, – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин. – Беренчедән, рентабельлелек күзлегеннән карарга, икенчедән, без заводны ашлык продукциясе белән тәэмин итә алырбызмы-юкмы, базарны өйрәнергә кирәк». Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне шәхси контрольгә алды.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре