Газетага язылу

Фәрит Мөхәммәтшин халыкны кабул итү декадасын ачты

Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, партиянең туган көненә багышлап, халыкны кабул итү декадасын ачты.

 1 декабрьдә “Бердәм Россия” оештырылуга 24 ел тулуның билгеләп үтелүен искә төшерик.

Фәрит Мөхәммәтшинга иң элек Яшел Үзән районының Олы Яке авылыннан Рөстәм Вәлиев мөрәҗәгать итте. Ул махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларына – Батырлык ордены кавалерларына багышланган истәлек тактасын ачу тантанасын үткәрүне сорады. Ватаныбызны саклаучылар сафына баскан якташлары арасында Рөстәмнең улы да бар. Егетләр укыган мәктәптә аларның истәлегенә “Герой партасы”н ачканнар. Ул балаларга якташларының батырлыгы турында искәртә. Район клубы бинасында истәлек тактасы урнаштырганнар. 

Дәүләт Советы Рәисе Рөстәм Вәлиевка Геройлар истәлеген саклауга рәхмәт белдереп, истәлек тактасын ачу тантанасына бәйле мәсьәләне үз контроленә алачагын билгеләп үтте. “Укучылар сыйныфташлары һәм якташларының батырлыкларын онытмасыннар өчен мондый чараларны үткәрергә кирәк, чөнки ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү мәсьәләсе генә түгел, иң элек Геройлар истәлеген саклау бу”, – дип басып ясап әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисенә Леонид Сальников та мөрәҗәгать итте. Аны “Бердәм Россия” сафларына керү мәсьәләсе кызыксындыра икән. Парламент башлыгы белән аралашканнан соң, партия хезмәткәрләре аңа барысын да аңлатып, кирәкле ярдәм күрсәтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре