Казан ратушасында шәһәр һәм республика көне алдыннан күренекле казанлыларны бүләкләү тантанасы узды. Анда Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга «Казанның мактаулы гражданины» исеме бирелде.
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда 35 елдан артык яшәвен һәм хезмәт итүен, бу исемнең үзе өчен зур хөрмәт булуын билгеләп үтте.
Казан мэры Илсур Метшин аның Татарстан үсешенә, парламентаризм һәм республиканың хокукый базасын формалаштыруга зур өлеш кертүен ассызыклады.
«Казанның мактаулы гражданины» исеменә шулай ук Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин лаек булды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез