Газетага язылу

Фәрит Хәнифов: «Татарстанда түләүле юллар үзен аклый»

Вознесение трактының түләүле өлешеннән бүген тәүлегенә уртача 16-17 мең машина уза. Бу – алдан фаразлаган күрсәткечтән күпкә зуррак.

Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтте.

“Вознесение трактының түләүле өлешеннән бүген тәүлегенә уртача 16-17 мең машина уза. Җәй көне әлеге күрсәткеч тәүлегенә 20 мең машинадан да артып китте. Рекорд – тәүлегенә 24 мең автомобиль. Алдан фаразланган күрсәткеч исә тәүлегенә 13,5 мең машина тәшкил итә”, – диде ул.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, Алексеевск – Әлмәт юлында да күрсәткечләр алдан фаразлаганнан зуррак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

яңалыклар
" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре