Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында күпфатирлы йортларда ачык ут куллану катгый тыела дип кисәтә.
Фатирда шашлыкны электр мангал һәм барбекю ярдәмендә генә кыздырырга мөмкин. Күпфатирлы йортларда ачык ут куллану тыела, дип хәбәр итә РИА Новости.
- Ачык һавада пикник оештырырга теләсәгез, моны махсус җиһазландырылган урыннарда гына эшләгез, - дип искәртә алар.
Шашлыкны ачык утта кыздыру фатирда да, торак йорт ишегалдында да тыела. Моның өчен штрафлар каралган-ачык утта тиешсез урында шашлык пешерү физик затлар өчен кимендә 5 мең сумга, вазифаи затлар өчен кимендә 20 мең сумга, ә юридик затлар өчен 300-400 мең сумга төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез