Аның сүзләренчә, беренче эш итеп фатирдагы температураның чыннан да нормативлардан түбән булуына инанырга кирәк. Попов искәрткәнчә, Мәскәү өлкәсендә гамәлдә булган таләпләр нигезендә, торак биналарда температура - 18 градустан, ә почмактагы фатирларда 20 градустан да ким булмаска тиеш.
Ул билгеләп үткәнчә, әгәр бүлмәдә җиңелчә киемнән йөргәндә суыкны сизәсең икән, бу инде тикшерү өчен нигез булып тора.
Аннары ул телефон, бердәм диспетчерлык хезмәте аша яки шәхсән үзең идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Попов ачыклык керткәнчә, хилафлыкны бетерү өчен закон буенча - бер көн, ә катлаулырак хәлләрдә җиде көнгә кадәр вакыт бирелә.
Эксперт искәрткәнчә, проблеманы язмача теркәү мөһим: актны гади формада төзеп, теләсә нинди уңайлы ысул белән идарәче оешмага җибәрергә кирәк. Моның өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталыннан файдаланырга мөмкин, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез