Фатирда хайваннар асраган өчен зур күләмдәге штрафлар каралган

Кайбер хайваннарны фатирда яки шәхси йортта асрау законга каршы килә һәм моның өчен зур күләмдә штраф каралган. Европа Юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Олег Черкасов «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, быел май аенда Хөкүмәт, зоопарк яки дельфинарий кебек махсус җиһазландырылган урыннардан тыш, өйдә асрау тыелган 121 төрдәге куркыныч хайван исемлеген раслаган. Тыю сентябрьдә үз көченә керде.

«Анда хайваннар төркемнәргә (сөйрәлүчеләр, җир-су хайваннары, үрмәкүчсыманнар, имезүчеләр, кошлар, кимерчәк скелетлы балыклар, сөякле балыклар, мәрҗән полиплары) бүленгән», - дип белдерде Черкасов.

Икенче төрле әйткәндә, елан, юлбарыс һәм крокодилларны фатирда да, шәхси йортта да асрарга ярамый. Моны үтәмәгән өчен - 30 мең, әгәр хайван кешегә яки чит кешенең милкенә зыян китерсә 200 мең сумга кадәр штраф көтә.

Авыл хуҗалыгы хайваннарын (тавык, дуңгыз һ.б.) фатирда асрауны чикли торган махсус закон юк, әмма бу очракта күршеләрнең мәнфәгатьләре һәрвакыт диярлек бозыла. Әгәр суд моны исбатласа, «өйдәге ферма» хуҗасына 15 мең сумга кадәр штраф салыначак, ә хайваннарны алып китәчәкләр, диде юрист.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре