Районның торак сәясәте бүлегенә барган идем, сезгә фатир тиеш түгел, дип кайтардылар. Пропискада торам дип кенә, безнең яшәү шартлары үзгәрми бит. Ничек тә чиратка басарга иде. Бу дөрес сүзләр микән?
Фәнүзә. Казан
Татарстан Рәисе каршындагы дәүләт торак фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада Кычакова:
– Бу гаиләгә районның торак сәясәте бүлегендә дөрес аңлатканнар. Социаль ипотекага чиратка басканда теркәлгән урынның да мәйданы исәпкә алына. Безнең хезмәткәрләр һәр яктан да тикшерәләр. Торак мәйданы бер кеше башына 18 квадрат метрдан артып китә икән, социаль ипотека программасы буенча фатир алуга өметләнеп булмый.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез