Газетага язылу

«Фатирник» яшь талантларны җыйды

1 декабрьдә Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында беренче тапкыр «Фатирник» дип исемләнгән әдәби-музыкаль бәйге узды.

«Фатирник» яшь талантларны җыйды
Виктория Гаврилова

«Фатирник» – яшь талантларны берләштерә торган әдәби-музыкаль бәйге. Ул Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык «Росмолодежь.Гранты» кысаларында быел беренче тапкыр үткәрелде. Бәйгенең төп максаты – Казан шәһәрендә яшәп, татар телендә заманча иҗат итүче яшьләрне берләштерү һәм алар өчен аралашу мәйданчыгы булдыру. Проект татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь иҗатчыларны таныту бурычларын күз алдында тота. 

 

«Фатирник» ул – минем өчен бик зур һәм кыйммәтле тәҗрибә. Грантка гариза бирү мөмкинлеге барлыкка килгәч, мин шунда ук «Фатирник»ны яңа дәрәҗәгә чыгарырга теләвемне аңладым. Барлык идеяләрне тормышка ашыра алуыбызга мин бик шат. Тамашачыларга да чараның уникаль атмосферасы, гадәти булмаган формат ошагандыр, дип уйлыйм. Әлбәттә, командама, якын дусларыма зур рәхмәт», – дип белдерде КФУ студенты, бәйгене оештыручы, проектның җитәкчесе Артур Фәритов. 

 

Бәйгедә Казан шәһәре югары уку йортларында белем алучы студентлар катнашты. Кыска гына вакыт аралыгында 10 югары уку йортыннан 200дән артык гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында булачак филологлар, укытучылар, җырчылар белән беррәттән архитекторлар, төзүчеләр, спортчылар да бар. Бәйге ике юнәлештә үткәрелде: музыка һәм нәфис сүз. Һәр юнәлештә 3 номинация булдырылган. 

«Фатирник» башка бәйгеләрдән үзгә бер җылы атмосферасы белән аерылып тора. Шуңа да әлеге чарада җиңүчеләр рәсми өлештә, тантананың башында ук бүләкләнде. Аларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Эшләрне мәртәбәле жюри бәяләгән. Нәфис сүз юнәлешендә җиңүчеләрне Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Әллүки иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрә Халисә Ширмән тәбрикләде.

 

«Дөньяны тетрәткән, зур, көчле мәдәни чаралар безнең бүгенге «Фатирник» кебек җылы, якты бәйгеләрдән башланадыр. Әлеге бәйрәмебез алга таба зур юллар ачсын, дәрәҗәсе үссен, бердәм булыйк», – дип проектның дәвамлы булуын теләде ул. 

Бүләкләүдән соң залда җылы дустанә мохит урнашты. Чараны Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов алып барды. «Фатирник»ның махсус кунаклары – татар эстрадасы җырчысы, автор-башкаручы, юмор остасы Рамил Закиров һәм автор-башкаручы, композитор Радик Газизов тамашачылар белән әңгәмә корып, иҗади тәҗрибә уртаклаштылар. Җырчылар иҗатка килү юлларын, нинди кыенлыклар аша үтәргә туры килүен сөйләделәр, катнашучыларга киңәшләрен җиткерделәр. Рамил Закиров тамашачыларга популяр җырларын һәм реп стилендә җыр бүләк итте. Әлеге «Фатирник»ның тагын бер үзенчәлеге шунда: биредә гитара урынына баянга кушылып җырлыйлар. Радик Газизов исә баянда уйнап «Ак калфак» татар халык җырын башкарды. КФУ студенты Ралинә Гаделгәрәева баянга кушылып «Яшь гомер»не җырлады. 

Әңгәмә бәйгедә катнашучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. «Ачык микрофон» игълан ителде: теләге булган һәркем келәмгә чыгып үз иҗат җимешен тәкъдим итә ала иде. КФУ студенты Айгөл Хәбибрахманова да үзе язган, бәйгедә җиңү яулаган шигырен сөйләде.

 

«Мин әлеге бәйге турында очраклы рәвештә генә белеп алдым. Иртән биш минут эчендә видео яздырып җибәрдем, чөнки гаризалар кабул ителүнең соңгы көне иде инде. Җиңүдән шундый җылы хисләр кичерәм, татфакны нәкъ менә шундый чаралары өчен яратам. Алар миңа һәрвакыт рухи этәргеч, дәрт һәм ышаныч бирә. Һәм эш «рәхмәт хаты»нда түгел, шәхесләрдән алган кире элемтә, җылы сүзләр һәм теләкләр иҗат кешесе өчен күпкә мөһимрәк. Бүген миңа кабат иҗат канатларын киң җәяргә мөмкинлек бирделәр, шуның өчен бик рәхмәтлемен!» – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Чара Нәҗип Жиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Айдар Ниязовның рояльдә уйнап башкарган «Туган тел» җыры белән тәмамланды. Милли мохитле «Фатирник»тан һәркем илһамланып, рухи азык алып, киләчәккә иҗади планнары турында уйланып кайтып киткәндер, дип уйлыйм. 

 

Җиңүчеләр:

 

Музыка юнәлешендә:

Aвтор композициясен вокаль-инструменталь башкару номинациясе – Зөлфия Хөсәенова (Казан федераль университеты).

Иң яхшы автор җыры номинациясе – Алия Баһаутдинова (Казан дәүләт мәдәният институты).

 

Нәфис сүз юнәлешендә:

Автор шигырен иң яхшы башкаручы номинациясе – Айгөл Хәбибрахманова (Казан федераль университеты).

 

Иң яхшы автор әсәре номинациясе –Индира Габдуллина (проза) (Казан федераль университеты)  һәм Ралинә Гаделгәрәева (поэзия) (Казан федераль университеты). 

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

 

Лиана Габбасова

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре