Дәүләт Думасына 22 июльдә депутатлар Андрей Картаполов һәм Андрей Красов керткән закон проекты хәрби комиссариатлар эшен тәртипкә салуга юнәлтелгән. Моңарчы хәрби хезмәткә чакыру елга ике мәртәбә: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр уза иде.
2026 елның 1 гыйнварыннан запаста булмаган гражданнарны чакыру ел дәвамында башкарылачак. Шул ук вакытта хезмәткә җибәрү элеккеге ике чорда башкарылачак. Кайбер категория гражданнар өчен индивидуаль җибәрү сроклары саклана. Мәсәлән, кыр эшләре белән шөгыльләнүче авыл кешеләрен 15 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр, мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрен 1 майдан 15 июльгә кадәр, ә Ерак Төньякның аерым районнарында яшәүчеләрне 1 майдан 15 июльгә кадәр яки 1 ноябрьдән 31 декабрьгә кадәр җибәрергә планлаштыралар.
Реестрга кертелгән чакыру кәгазе буенча хәрби комиссариатка килү вакыты 30 көннән артмаска тиеш. Моннан тыш, хәрби комиссариатларның хәрби исәп реестрыннан өземтәләр бирү (шул исәптән электрон вариантта) хокукы булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез