Халыкара көн тәртибе тулы булу сәбәпле, РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга еллык юлламасының датасы апрель-майга күчерелергә мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә һәм Федерация Советының социаль сәясәт комитеты әгъзасы Наталия Косихина сүзләрен китерә.
«Гадәттә дәүләт башлыгы ел башында чыгыш ясый, әмма быел актив халыкара элемтәләр аркасында юллама кичектерелергә мөмкин. Әмма бу аның эчтәлегенә һәм гражданнар өчен төп мәсьәләләргә берничек тә тәэсир итмәячәк», - дип билгеләде Косихина.
Ул шулай ук Владимир Путин ел саен арадаш йомгаклар ясый һәм ил сәясәтенең өстенлекле юнәлешләрен билгели, дип искәртте. Аның фикеренчә, быел илдәге көн тәртибе, махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм күрсәтү, социаль инициативалар, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фәнне үстерү мәсьәләләре игътибар үзәгендә калачак. Шулай ук халыкара хезмәттәшлек турында фикер алышу көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез