Федераль миграция хезмәтенең элекке җитәкчесе вафат булган

Россия Федераль миграция хезмәтенең элекке җитәкчесе Константин Ромодановский бүген төнлә 67 нче яшендә вафат булган.

“ТАСС” хәбәр иткәнчә, аның үлеме сәбәбе әлегә мәгълүм түгел.

Ромодановский 2001-2005 елларда Россия Эчке эшләр министрлыгының Үз иминлеге баш идарәсе җитәкчесе булган. 2005 елдан, Федераль миграция хезмәте оештырылып, 2016 елда бетерелгәнче, хезмәт җитәкчесе вазыйфасында хезмәт куйган.
Ул “Ватан алдындагы казанышлар өчен” IV дәрәҗә ордены, Батырлык, Почет орденнары, “Ватан алдындагы казанышлар өчен” II дәрәҗә ордены медале белән бүләкләнгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре