17-18 июнь көннәрендә Ульянда XXII Федераль Сабан туе уза. Традиция буенча, бәйрәм ат чабышы белән башланып китте.
Чабышларда катнашыр өчен барлыгы 100дән артык гариза килгән. Бу хакта "ВТ" хәбәрчесенә Ульяндагы Ипподромның җитәкчесе Наталья Канакова сөйләде.
- Бүгенге ярышларда 70 ат катнашты. Теләк белдерүчеләр күбрәк иде. Иң-иңнәре - биредә. Россиянең иң күркәм, иң көчле атлары! - диде ул.
Ат чабышларының гомуми приз фонды - 5 миллион сум.
Ярышлар башланыр алдыннан, без Чувашиядән килгән чабышкының хуҗасы белән сөйләшеп алдык. "А зори здесь тихие РМ". Атына әнә шундый кызыклы кушамат биргән Фәнил Җәмриһанов. "Сабан туйларында җиденче ел катнашам. Шулай да, борчылам, дулкынланам. Әле менә иртәгә Казандагы бәйрәмгә юл тотачакбыз. Казан - безнең өчен кадерле шәһәр", - ди ул.
Атка алты яшь икән. Без сөйләшкән арада, Фәнил аны чабышка әзерли иде. "Бисмилла"сын әйтә-әйтә, атның күзләрен каплый. Кирәкмәгәнне күрмәсен, күзенә чүп-фәлән кермәсен өчен монысы. "Кызларыбыз" арасында көнләшү дә көчле бит...", - ди ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез