Волгоград өлкәсендә тикшерүчеләр федераль судьяның утлы коралдан ату һәм кыйнау җәрәхәтләре белән гәүдәсен тапканнан соң җинаять эше кузгаткан.
Үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә.
"Камышинда федераль судьяның гәүдәсен тапканнан сож җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитеты төбәк идарәсенең аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча беренче бүлеге тарафыннан Камышин шәһәрендә яшәүчегә карата җинаять эше кузгатылган. Ул «аеруча рәхимсезлек белән кылынган үтерү» һәм «утлы коралны законсыз саклау» маддәләре буенча җинаятьләр кылуда шикләнелә, – диелә хәбәрдә.
Кичә кич Камышинск шәһәр суды бинасы янында җәрәхәтләр белән судья гәүдәсен тапканнар. Шикләнелүченең эшкуарлык белән шөгыльләнгәнүе мәгълүм.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез