«Федор» роботы Халыкара космик станция (ХКС) белән тоташуга соңга калу сәбәпле, космик «бөкеләр» турында шаяртып язган. Бу хакта аның Twitter сәхифәсендә хәбәр ителә.
"Тоткарлануым өчен гафу үтенәм. Бөкедә утырдым», - дип шаяртып язган «Федор» роботы. Ул шулай ук эшне дәвам итәргә әзер булуын да билгеләп үткән.
«Союз МС-14» белән «Федор» космик корабле ХКС Россия сегментындагы «Звезда» модуленең тоташу өлешендә икенче тапкырдан гына тоташа алган. Халыкара космик станциядә робот 6 сентябрьгә кадәр булачак, ә икенче атнага ул инде җиргә төшәчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез