АКШта бер фермер гаиләсе үзләренең ишегалдында галәм аппараты ватыкларын тапкан. “Радио1” шул хакта яза.
Бу хәл Техас штатында булган. Энн Винсент Уолтер ханым әйтүенчә, әлеге сәер әйберне иң элек Хейден исемле уллары күреп алган. Алар, полиция белән элемтәгә кереп, җирле хакимияткә NASAдан галәм аппараты югалу турында хәбәр алынуын ачыклаган.
Шуннан соң NASA вәкиле Энн Винсентка шалтыратып, телескопларның төгәллеген көчәйтү буенча эксперимент барышында, Нью-Мексико космодромыннан җибәрелгән аппаратның үз юлыннан тайпылуын аңлаткан.
Белгечләр әйтүенчә, һәр ел саен атмосферага җибәрелгән аппаратларның 200-400 чамасы Җиргә кире кайта. Әле ярый, күпчелеге океанга яки кеше аз яши торган урыннарга килеп төшә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез