Кош гриппының төрара күчү мөмкинлеге аркасында ферма һәм кошчылык хуҗалыклары хезмәткәрләренә вирустан прививка ясатырга кирәк, дип белдерде Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта "Российска газета" яза.
"Без кош гриппы вирусларының башка төрләргә күчүен күзәтәбез һәм имезүчеләргә күчүне теркәдек инде", - дигән ул журналистларга Көнчыгыш икътисадый форумында.
Попова әйтүенчә, грипптан прививка ясатмаган кошчылык хуҗалыклары һәм терлекчелек сөт фермалары хезмәткәрләре быел үзләренең сәламәтлекләрен аеруча куркыныч астына куялар.
Роспотребнадзор башлыгы шулай ук грипп сезоны башлануы турында хәбәр итте. "Бик аз булса да грипп белән авыручылар бар инде", – дип тә өстәде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез