Исемлек белән чараның рәсми төркемендә танышырга мөмкин, дип яза “КП-Казань”. Шулай итеп, чарада Россия эстрадасының иң популяр артистларыннан берсе – җырчы Zivert, шулай ук лирик җырлары белән мәгълүм Дора чыгыш ясаячак.
Моннан тыш музыкант Сироткинның, көннән-көн популярлаша барган Татьяна Куртукова һәм татар эстрадасы җырчысы Ришат Төхвәтуллинның сәхнәгә чыгуы көтелә. Оештыручылар басым ясап әйткәнчә, тәүге анонс кына әле бу. Фестивальдә катнашучылар исемлеге озайтылачак: якындагы көннәрдә яңа исемнәр пәйда булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез