Санкцияләр астындагы ил авыр сулый һәм анда әледән-әле масштаблы фетнәләр кузгалып тора. Режим аларны һәрвакыт гадәттән тыш кырыслык белән бастыра иде. Быел хәл үзгә. Бердән, халыкның түземе төкәнде, икенчедән, Вашингтоннан, кан коелса, һөҗүм башлау белән янап торалар. Трамп штыклар белән демократия урнаштыру өчен тагын бер тырышмакчы. Соңгы сәгатьләрдә генә ул: «Иран минем «кызыл сызык»ны уза башлады. Үтерелергә тиеш булмаган кайбер кешеләр һәлак булган. Без моңа бик җитди карыйбыз: хәрбиләр вазгыятьне өйрәнә, һәм без бик кырыс берничә гамәл варианты уйлыйбыз», – дигән белдерү ясады.
Трампның «үтерелергә тиеш булмаган» дигән сүзләре аерым игътибар сорый, чөнки фарсы фетнәсен Израиль армиясенең – ЦАХАЛ солдатларының – алга этәрүе турында ышанычлы хәбәрләр бар. Алар, гади кешеләр киеменә киенеп, провокация ясыйлар: полиция һәм башка көч структураларында хезмәт итүчеләрне үтерәләр, тыныч халык арасындагы корбаннарның да байтагы – шулар эше. Бу хакта Үзәк разведка идарәсенең элекке җитәкчесе белдерү ясады, Израиль матбугаты да яза. Иран Президенты Пезешкиан: «Алар чит илләрдән террористларны илгә керттеләр. Мәчетләрне яндырдылар. Алар кешеләрне тереләй яндырды, кайберләренең башын кистеләр. Бу кешеләр безнең илнеке түгел. Әгәр кем дә булса безнең илнеке икән – протест белдерсен, без ул протестны ишетербез, тыңларбыз һәм мәсьәләне хәл итәрбез. Алар гаепсез кешеләрне урында ук үтерәләр, яндыралар; бу рөхсәт ителми», – дип ачыргалана. Пезешкианга ышанмаска мөмкин, әлбәттә, әмма чит ил чыганакларында да андый хәбәрләр күп.
Израиль һәм Америка куркыныч уен уйныйлар. Иранда гына түгел, бөтен Якын Көнчыгышта рәхимсез фетнә оештыру – аларның күптәнге хыялы. Кызыгы шунда: Иранда алар демократия түгел, монархия урнаштырырга – илнең элеке шаһы династиясен торгызырга телиләр. Реза Пәхләви – Израильнең якын дусты – соңгы көннәрдә генә Нетаньяху янында булып, консультация алды һәм халыкны котыртып ята. Израильнең үзендә дә көчле протест бара һәм аны бик рәхимсез рәвештә бастыралар. АКШта да шулай ук. Әмма Иран Трамп һәм Нетаньяху тырнакларындагы корбан булырга тиеш дип санала. Чын «демократ»лар һәрвакыт шулай эш йөртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез