Газетага язылу

Февральдә шәһәр халкыннан чүп-чарны чыгару мәсьәләләре буенча 400 дән артык мөрәҗәгать килгән

Казанда ел башыннан 1,6 млн куб. м каты көнкүреш калдыклары чыгарылган. Линиядә көн саен ике сменада 120 чүп ташучы, 120 машина йөртүче һәм 175 йөк ташучы эшләсә дә, чүп чыгару эшен вакытында башкару авыр булган. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов сөйләде.

– Кыш айларындагы катлаулы һава шартлары безнең автопарк һәм хезмәткәрләр өчен җитди сынау булды. Көчәйтелгән режимда без 28 декабрьдән бирле эшлибез. Бу вакыт эчендә шәһәрне дүрт тапкыр көчле бураннан соң кардан чистарттылар. Күп очракта хезмәткәрләргә чүп контейнерларын ишегалларына керә алмаган машиналарга күтәреп барырга туры килде. Авыр эш шартларына түзә алмыйча эштән китүчеләр дә булды. Ике ай эчендә 34 машина йөртүче һәм 45 йөк ташучы эштән китте. Без эшебезне район администрацияләре һәм идарәче компанияләр белән бергә алып барабыз. Барлык шикаятьләр теркәлә, ә проблемалы адреслар оператив рәвештә планга өстәлә, – дип аңлатты Евгений Чекашов.

 Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, үз чиратында, февраль һәм март айларында чүп-чарны чыгару буенча халыктан мөрәҗәгатьләр саны арту мәсьәләсенә тукталды. Ул Евгений Чекашовтан вазгыятьне җайга салу өчен нинди гамәлләр күрелүе турында хәбәр итүен сорады һәм район администрацияләре башлыкларын бу мәсьәләне контрольдә тотарга чакырды.

– Кыш тәмамланды, хәзер шәһәрне кар астыннан чыккан чүптән чистартуга керешәбез. Беренче чиратта урамнарда, ишегалларында тәртип урнаштырырга кирәк. Февральдә шәһәр халкы контейнер мәйданчыкларында чүп-чар тулып ятуыннан зарланды. Калдыкларны чыгаруны ПЖКХ идарәче компаниясенең төбәк операторы тәэмин итә. Әмма кешеләр безгә шәһәр хакимияте буларак мөрәҗәгать итә. Февральдә барлыгы 400 дән артык мөрәҗәгать килде. Аңлашыла ки, ул вакытта, ишегалларында кар күп булу сәбәпле, чүп ташучылар контейнер мәйданчыклары янына килә алмады. Март аенда мөрәҗәгатьләр кимеде. Ләкин әле куанырга иртәрәк. Эшлисе эш күп, – дип билгеләп үтте Рөстәм Гафаров.

Ул торак-коммуналь хуҗалык комитетына идарәче компанияләр һәм төбәк операторлары белән берлектә мәйданчыкларны чүп-чардан чистарту эшенә кушылырга чакырды.

– Халык бездән тәртип урнаштыруны көтә. Мин район башлыкларын бигрәк тә бистәләргә игътибар итәргә чакырам. Нәкъ ерак бистәләргә чүп ташучылар килеп җитмәскә мөмкин. Барысы да күз уңында булырга тиеш. Безне алда санитар икеайлык көтә. Шәһәрне кар астыннан чыккан чүптән арындырып, җәйге сезонга әзерләргә кирәк, – дип ассызыклады Рөстәм Гафаров.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре