Татарстанның күп кенә районнарында яуган кар февраль урталарына шушы ай нормасыннан ике тапкыр артып киткән. “Татар-информ” агентлыгы, Гидрометеоүзәк мәгълүматларына таянып, шулай дип хәбәр итә.
“Гыйнвар аенда бөтен республика территориясендә явым-төшем нормадан күбрәк – 1,5-2 нормага кадәр булды. Февральнең беренче сигез тәүлегендә республикада айлык норманың 100-170 проценты чамасы кар яуды. Ягъни айның беренче декадасында республика буенча явым-төшем инде айлык нормага якынлашты яки аннан артып китте. Февральнең икенче атнасында Татарстанның кайбер районнарында февральнең ике нормасы күләмендә кар яуды”, – дип аңлаткан Гидрометеоүзәк җитәкчесе Феликс Гоголь.
Февраль аеның икенче атнасында Алабугада кар катламының иң биек булуы билгеләнгән: 170 сантиметрдан артып киткән. Гомумән, республиканың барлык районнарында кар катламы биеклеге күп еллык уртача күрсәткечләрдән зуррак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез