«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясенә
Татар халкындагы «исеме җисеменә туры килә» дигән гыйбарәне һәр татар кешесе беләдер дип уйлыйм. Әлеге сүзләр хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы авылдашым Фидаил Кәримовкә атап әйтелгән кебек. ФИДА+ИЛ: гарәп теленнән кергән фида сүзе «үз-үзеңне аямау, кызганмау, корбан итү» мәгънәсен белдерсә, ил сүзе исә «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә «туган-үскән җир, Ватан» мәгънәсендә шәрехләнә. Язмамның герое да – үзен аямыйча, туган иле өчен көрәшүче фидакарь җанлы гади бер егет.
...Фидаилләр безнең авылга әле берничә ел элек кенә кайттылар. Шул сәбәпле аны, аның гаиләсен тәгаен белеп тә бетерми идем. Таныш булмасак та, егетнең махсус хәрби операциягә китү хәбәре күңелдә мең төрле хис төсмерләре һәм сораулар уятты: бу горурлык та, борчылу да, өмет тә, китапханәче буларак, авылдашларга безнең авыл фидакаре турында җиткерү теләге дә барлыкка килде.
Сөекле шагыйребезнең билгеле юлларын үзгәртеп, «бу авылда тумаса да, мин бераз белгән идем» дигән уйлар белән героем турында мәгълүмат туплый башладым.
1986 елның мартында Балык Бистәсе районының Ырга авылында дөньяга килә ул. Өч сыйныф Ырга урта мәктәбендә белем ала, ә 5 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр мәктәп елларын Бәтке авылында дәвам итәргә туры. 2004–2006 елларда армия сафларында хезмәт итә. Ярты ел Мәскәү янында кинология үзәгендә хәрби өйрәнүләр уза, имтиханнар тапшыра. Соңыннан хезмәтен Рязань өлкәсе һава десанты гаскәрендә дәвам итә. Ватан алдындагы изге бурычын зур тырышлык, намус белән үти. Туган якларына 2006 елның декабрендә исән-имин аяк баса һәм бераздан Казан шәһәренә юл тота. Балта остасы булып та, төзелеш фирмасында да, заводта да хезмәт куя. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз» мәкале дә безнең тыйнак Фидаил турында.
2022 елның сентябреннән Фидаил мобилизацияләнә. Өч ел вакыт эчендә ул Донецк һәм Луганск Республикаларында, Запорожье өлкәсендә булырга өлгерә. Фидаил Кәримовның батырлыгын хөкүмәтебез дә югары бәяли: ул – төрле дәрәҗәдәге 6 (!) медаль һәм күкрәк билгесе иясе.
2024 елның язында Фидаилебез беренче тапкыр ялга кайтты. Китапханәдә китап укучыларым белән очрашу үткәргәнчегә кадәр шәхсән үзем танышу дөресрәк булыр дип, аның белән очрашырга ният кылдым. Беренче күрүдә үк Фидаилнең иманлы, акыллы егет булуына игътибар иттем. «Кулыма чакыру алгач, шулай тиеш дип кабул иттем, чөнки ир-егетләр намус белән хезмәт итәргә, кирәк булганда, туган җиребезне кулга корал алып сакларга да әзер булырга тиеш», – диде ул, повестка алган көнен искә төшереп.
Әңгәмә барышында героем озак итеп, һәр сүзен үлчәп, үзенең балачагы, мәктәп еллары турында да сөйләде, истәлек хатирәләре белән уртаклашты, хөрмәт белән укытучыларын искә алды, аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фидаил Кәримов безнең китап укучыларыбыз белән дә гел элемтәдә. Бер кайтуында китапханәбездә очрашу үткәрдек, икенчесендә Яңа Арыш урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән аның өенә гаиләсенең хәлен белергә бардык. Героебыз мәктәп укучыларына үзенең хәрби хезмәте, көннәре ничек узуы, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде, яшь буынга акыллы теләкләрен җиткерде. Бу көнне без егетнең әнисе Мәгъшия апа белән дә сөйләштек. Улының кайтачагы турында ике генә көн алдан белгән икән. Фидаилнең әнисе дә, без, авылдашлар да, махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын һәм егетнең тизрәк өйгә кайтуын көтәбез.
...Фидаил китеп, атна-ун көн уздымы икән, китапханәбезгә сюрприз килеп төште. Игътибарлы егетебез, рәхмәт яугыры, очрашу истәлеге итеп укучыларга мәктәп кирәк-яраклары: ручкалар, дәфтәрләр, төсле карандашлар, фломастерлар кайтарткан.
Фидаил үзе дә Балык Бистәсе халкының ярдәмен тоеп хезмәт итә. Республикабызда киң колач алган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» патриотик акциясе кысасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү безнең районда да оештырылды: берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләр җылы оекбашлар бәйли, ризыклар әзерли һәм башкалар. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора. Очрашулар барышында Фидаил, форсаттан файдаланып, авылдашларга, җитәкчеләргә үзенең рәхмәт сүзләрен белдерде.
Ә мин һәр очрашуда яшь укучыларыма әйтә киләм: кыюлык, рухи ныклык, Ватанга тугрылык, фидакарьлек – болар чын, намуслы, милләтпәрвәр кешеләргә хас сыйфатлар. Чыннан да, әлеге очрашулар Ватанга ничек хезмәт итәргә кирәклеген аңларга булыша, гражданлык позициясен формалаштыра, ил тарихына сак карарга өйрәтә.
Авылдашыбыз үрнәгендә без чын батырның безнең арада яшәвенә тагын бер кат инанабыз. Барлык авырлыкларга карамастан, үз теләкләре белән һәм мобилизация барышында фронтка киткән ир-егетләребез каһарманлык һәм батырлык үрнәге күрсәтәләр. Ә безнең максат – аларга ныклы тыл һәм ышанычлы ярдәмче булу!
Күкләребез аяз, еллар тыныч булсын!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез